Бу елның иң матур йолдызлар яңгыры.
13 августка каршы төндә Россия халкы Персеида йолдызлар яңгырын күзәтә алачак. Бу хакта "Мәскәү планетарийсы" сайты хәбәр итә.
Йолдызлар яңгырын аяз һава торышы булганда күзәтеп булачак. Әлеге манзараны карау өчен иң кулай вакыт аралыгы - 23:00 сәгатьтән - 03:00 (Мәскәү вакыты). Йолдызлар яңгырының иң югары ноктасы 01:00-02:00 сәгатьләрдә булачак.
Нет комментариев