Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
АШ-СУ

Зөхрә Вәлиулинадан Азнакай хуҗабикәләренә: Яшелчәләр астында пешерелгән күркә ите (ФОТО)

Бик тәмле ризык була.

Күркәнең түш итен телемнәргә кискәләп, тәменчә тозлап, борычлап тәпәләп алырга. Алдан ясап куелган соус белән уып 20-30 минут тотарга.Төнгә суыткычка куйсаң да була.Аннан ит кисәкләрен фольга куелган табага тезәргә. Ит өстенә кыздырылган суган, кишер, гөмбә катнашмасын салып чыгарга.Алар өстенә помидор кисәкләре куеп, 40 -50 минут чамасы 180 градуслы мичтә пешереп алырга.Ит кисәкләре арасына буш урыннарга ташкабак телемнәре тезеп чыктым. Пешкәч, ит өстенә уылган сыр сибеп 2 минутка мичкә куеп алабыә. Бик тәмле ризык була. Төрле ит белән пешерегә була.

Соус ясау.
Кибет каймагына тәменчә тоз, әз генә горчица, уылган сарымсак, калак очында бал, лимон суы,туралган укроп, петрушка, кинза( кайсысы бар, әмма кинза белән аеруча тәмле чыга), вак итеп туралган помидор кисәкләре салып болгатырга.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев