Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
АШ-СУ

Венера Мәҗитовадан соус рецепты

Бик тәмле килеп чыга торган соус рецепты. 

4 кг помидорны, 1 кг суганны, 1 ачы борычны, ярты кг алманы юып, соңгысын төшләреннән тазартып, эрерәк кенә итеп турап, чуен кәстрүлгә пешерергә утыртырга кирәк. Шуңа 4-5 дәфнә яфрагы, 6 хуш исле (душистый) борыч, 10 данә гвоздика, ярты чәй калагыннан күбрәк төелгән корица, 2 аш кашыгы тоз (чүмәкәй итеп), 1 стакан шикәр комы да салырга. Массаны ике сәгатьләп өстен ачкан килеш кенә кайнатырга (монысы артык пары чыгып бетсен өчен шулай кирәк). Пешеп бетәргә ярты сәгать кала 5-6 тырнак сарымсак та турап салыгыз. Бераз суынгач, агач тукмак белән төя-төя, вак тишекле сөзгеч аша үткәрергә, әзер массаны тагын бер кат кайнатып чыгарырга һәм 100 грамм уксус (пыяла савыттагыны) салып болгатырга кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев