Азнакаево
  • Рус Тат
  • Тәмле кишер котлетлары әзерлибез

    Кишер котлетлары - ул тәмле генә түгел, файдалы да.

    Чистартылган кишерне угычтан уарга, кәстрүлгә салырга, кайнар сөт, 1 бал кашыгы атланмай, 1/2 бал кашыгы шикәр комы өстәргә һәм йомшарганчы акрын утта томалап пешерергә кирәк. Шуннан соң, болгатып торып, манный ярмасы сибәргә һәм куерганчы даими болгатып пешерегез. Әзер массаны азрак суытырга, чи йомырка, тоз өстәргә, яхшылап болгатырга, кайнар килеш котлетлар ясарга һәм сохарида әвәләп, майда кызлырырга кирәк.

    Өстәлгә чыгарганда, өстенә май яки каймак, сөтле яки каймаклы соус өстәсәгез була.

    фото: pixabay.com

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: