Ташкабактан (кабачки) ясалган бу салат бик тәмле. Ул тозлаган гөмбәне хәтерләтә.
Аны ясау өчен 1әр см калынлыкта 3 кг ташкабакны, берәр бәйләм петрушка белән укроп, 1-2 сарымсакны турарга кирәк. Шуңа 2 аш кашыгы тоз, 1 аш кашыгы кара борыч, 6 аш кашыгы шикәр комы, 1 стакан көнбагыш мае, 1 стакан 9 процентлы уксус кушып, яхшылап болгатабыз һәм 3 сәгать тотабыз. Салат әзер. Яшелчәләрне стерильләштерелгән банкаларга тутырып, кайнар суга тыгып 5әр минут пастеризацияләргә кирәк. Өстен капкачлар белән каплагач, төрмичә генә әйләндереп куябыз. Суыткычта сакларга! Тәмле булсын!

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев