Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
АШ-СУ

Суыткычта катырган җиләктән пирог пешерик!

Чәйләрегез тәмле булсын!

Пирог өчен камыр: 200 грамм атланмай, 1 йомырка, 150-200 грамм шикәр комы, 10 грамм камыр көпшәкләндергеч, он.

Эчлек өчен: суыткычыгызда булган җиләк, кибет каймагы һәм шикәр комы.

Атланмайны бүлмә температурасында йомшартырга, калган ингредиентларны салып камыр басарга кирәк. Камыр әзер булгач суыткычка куеп торырга.

Эчлеккә нинди җимеш саласыгыз килә – шуны салыгыз, иң мөһиме – җебетеп, бераз кипкәнрәк булсын. Камырны майланган табага җәеп, кырыйларын күтәртеп ясарга. Җиләкләрен тезәргә дә духовкага озатырга. Якынча 40 минут пешә, пирог пешеп чыккач, өстенә кибет каймагы белән шикәр комы болгатылган массаны сыларга. Һай, тәмле»!..

Сирена Хафизова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев