Азнакаево
  • Рус Тат
  • Оригиналь кремлы тарталеткалар

    Ашларыгыз тәмле булсын!

    Әзерләүдә тиз һәм җиңел булган кабымлыкны тарталеткаларда ясарга була. Алар төрле күләмдә һәм формаларда сатыла. Әмма мондый кәрҗиннәрне өй шартларында да (кекс ясый торган формаларда) пешерергә була. Камыр өчен 5 аш кашыгы он, 2 аш кашыгы су, 2,5 кашык атланмай һәм бер чеметем тоз кирәк булачак. 15 минутлап мичтә пешерәбез.

    Эчлек өчен криль итеннән паста алабыз, бераз майонез, вак кына туралган авокадо өстибез, бу крем белән кәрҗиннәрне тутырабыз, яшел үлән яки кыяр кисәкләре белән бизибез.

    Эчлекнең икенче варианты: вак кына туралган йомырка, кыяр, угычтан чыгарылган сырны, треска балыгы бавырын бергә кушабыз, тәменчә майонез, тоз һәм борыч өстибез.

    Ашларыгыз тәмле булсын!

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: