Гөмбәне яхшылап чистартып, юганнан соң суга салып, газ өстенә куям.
Кайнап чыккач, суын түгәм, гөмбәне дуршлагка салып, өстенә салкын су коям. Рассолны аерым кәстрүлдә әзерлим. Моның өчен бер кило гөмбәгә 1 литр су алам. 2 аш кашыгы тоз һәм шул ук күләмдә шикәр комы, түгәрәк кара борыч, бер-ике тырнак сарымсак, 1-2 дәфнә яфрагы кирәк булачак. Кайнап чыккач, шуңа гөмбәне салам да, талгын гына утта 10 минутка якын кайнатам. Стерильләштергән банкаларга салып, өстенә 0,5 литр банкага 1 аш кашыгы 9 процентлы уксус салырга һәм тимер капкач белән капларга кирәк.
Рәдифә Галиева
.jpg)
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев