Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
АШ-СУ

Йомыркасыз күперенке коймак

Өйдә кайчак йомырка бетеп китә, ә якыннарны коймак белән сыйлыйсы килә. Менә шундый очракларда әлеге рецепт бик урынлы булыр.

Коймаклар йомшак, күперенке килеп чыга. Аларны төрле тәмле ризык белән тутырып биреп була: каймак, эремчек, кайнатма, джем.

Камыр өчен 0.5 л кефир, 2 аш кашыгы шикәр комы, 0.5 чәй кашыгы тоз, 2 аш кашыгы сыек май, якынча 2 стакан он алып болгатыгыз. Камырның куелыгы каймакныкы шикелле булсын. Хәзер шуңа 1чәй кашыгы сода кушып, өстенә шунда ук кайнап торган 1 стакан су агызыгыз, болгатып торып.

Бу ысул белән ясалган камыр, матур булып күпереп торыр! Берлеккә табагызны майлагыз да, коймакны пешерә башлагыз!

Тәмле булсын!

фото: Айгөл Шәрифуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев