Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
АШ-СУ

Колмак чүпрәсе ясыйбыз

Чүпрәле ризыктан саруы кайнап интегүчеләр өчен колмак чүпрәсе аеруча файдалы.

Бүген сатуда чүпрәнең төрледән-төрлесен табып була. Ә менә колмактан чүпрә ясау онытылып бара. Югыйсә, ул химикатлар кушып әзерләнгән чүпрәдән күп өстен тора.

Колмак тәлгәшләрен бөҗәкләрдән, чуп-чардан арындырып әйбәтләп юыгыз. Салкын суга салып, өстен каплап, парланырлык кына итеп әкрен утта 8-12 минут кайнатыгыз да, томалап куегыз. Кул пешмәслек дәрәҗәгә җитеп суынгач, сөзегез. Өстә калган тәлгәшләрне яхшылап изегез дә яңадан теге суга салып туглагач, кабаттан марля аша сыгыгыз. Чүбен ташлагыз, ә суны тонгач ике марля аша сак кына сөзегез. Шуңа арыш оны салып, коймак камырыннан куе, ипи камырыннан йомшагырак булырлык итеп төерләре беткәнче туглагыз да, өсте ябулы банкада ике-өч көн күпертегез. Чүпрә әзер. Гадәттәгечә камыр изә аласыз. Артып калган чүпрәне кай-берәүләр исә чеметем-чеметем ваклап такта өстенә җәеп киптерә. Кирәк чакта бераз шикәр салынган җылымса суда җебетә һәм камыр изә. Кипкән чүпрә елга якын саклана ала.

фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев