Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
АШ-СУ

Хуҗабикәләр колагына

Хуҗабикәләргә файдалы киңәшләр.

Пешкән бәлешне эреткән май белән майлап, өстенә тастымал япсаң, бәлеш матур һәм йомшак була.

Камыр кулга ябышмасын өчен, аны басар алдыннан уч төбенә көнбагыш мае сөртергә кирәк.

Йомырканың агын тизрәк күпертергә кирәк булганда, йомырканы бераз салкында тоталар.

Коймак камыры кабарып менгәч, аны болгатмагыз, югыйсә коймаклар йомшак булып, күпереп тормаячак.

Тәмләткечләрне белеп кулланырга кирәк. Алар һәрвакытта да “дөрес” ис һәм тәм бирми. Дәфнә яфрагын ашта яки башка ризыкта 1-15 минут кына тотарга кирәк. Аны ризык әзер булуга 3-5 минут кала гына салыгыз.

Куна тактасы калҗаймасын дисәгез, аны бик еш юмагыз. Ябышкан камырларны пычак белән кырып төшерү дә җитә. Куна тактасын коры урында сакларга кирәк.

фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев