Мондый пирогны әче камырдан да, уалып тора торган камырдан да пешерәләр. Кем ниндине ярата инде. Түбәндәге рецепт белән пешерелгән пирогның камыры аеруча тәмле, авызда эреп кенә китә.
Моның өчен 1 кап салкын акмайны угычтан чыгарабыз, шуңа 1 йомырка, ярты стакан шикәр комы, 300 грамм чамасы он, 1 кап камыр көпшәкләндергеч (разрыхлитель), бераз гына сөт кушып камыр басабыз. Камыр таралып китмәсен, йомшак булсын өчен онны чама белән салырга кирәк. Башта куна тактасында, аннан табага җәеп, кыр-кырларын кисеп алабыз. Эчлек өчен 4 йомырка белән 6 аш кашыгы шикәр комын күпертәбез, шуңа 500 грамм кибет каймагы салып болгатабыз. Пирог 40 минут чамасы пешә. Чәйләрегез тәмле булсын!
.jpg)
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев