Азнакаево
  • Рус Тат
  • Кабактан варенье

    Әйдәгез әле, иң талымсыз ел саен мул уңыш бирә торган кабактан варенье ясыйк! Арзан һәм күп булуы өстенә, бик тә файдалы бит әле ул.

    Моның өчен 2 кг чистартып туралган кабак, 4 әфлисун, 1 лимон кирәк. Баштан кабакны 2 кг шикәр комы белән бутап, бераз тоттым. Аннан ярты сәгать кайнатабыз. Ваклап туралган әфлисун һәм лимонны кушкач, янә ярты сәгать кайный. Банкаларга тутырасы гына кала. Кунаклар аның кабак вареньесы икәнен белмиләр дә. Әфлисун желесыннан бер аермасы да юк. Тәмле булсын!

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: