Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
АШ-СУ

Бу атнада Халыкара коймаклар көне бит, дуслар!

Бу атна гадәти бер атна булып үтеп китәр кебек иде. Әгәр Интернетны ачып, нинди бәйрәмнәр икәнлеген карамаган булсак...

Бу атнада Халыкара коймаклар көне бит, дуслар! Ә бу коймак пешереп якыннарыңны сыйлау өчен менә дигән сәбәп! Димәк, әлеге бәйрәм белән якынннрак танышабыз. Ахырдан сезне тәмле бонус - җиңел пешерелә торган һәм телне йотарлык коймак рецепты көтә.


Әлеге бәйрәмнең 70 еллык тарихы бар. Башлангычны ул Американың Канзас штатында ала. Шул ук вакытта Англиядә бәйрәм ителә башлавына инде 1,5 мең ел дигән фикер дә бар.

Легендага ышансак, 1445 елда, Англиянең Олни шәһәрендә була бу хәл. Пост (хрстианнарның “ураза”сы) вакыты булуга карамастан, чиркәүдә хезмәт итүче бер хатын-кыз коймак пешерергә тотына. Кисәк яңгыраган кыңгырау чыңы аны сискәндереп җибәрә. Хатын моны “өстән төшкән” билге дип кабул итә һәм табасын күтәргән килеш чиркәүгә гөнаһларыннан “арынырга” йөгерә. Йөгергәндә коймагын табасында әйләндерә-әйләндерә барган, ди.

Әлеге сәер һәм шаян вакыйга шул дәрҗәдә популярга әйләнә ки, хәтта матур традиция әверелә. Бәйрәм аларда бүген дә популяр. 
Татарлар коймак көнен уздырып тормый. Аларның каравы, коймакны бик яратып пешерәләр һәм ашыйлар! 

Ниһать, бонус - рецептны тәкъдим итәбез.

Кирәк булачак:
1,5 стакан он, 3 йомырка, 250 мл кайнаган су, 2 стаканга якын кефир, 1 аш кашыгы шикәр, ¼ чәй кашыгы тоз, бер чеметем генә (1/3 чәй кашыгы) сода, 2 аш кашыгы үсемлек мае, 50 гр атланмай.


Онны зур савытка саласы, шикәр, тоз барысын бергә болгатырга. Кефирны йомырка белән аерым савытта туглап, онлы массага бушатырга, миксер белән яхшылап болгатырга. Бер стакан кайнар суга сода һәм үсемлек мае өстәп, һәммәсен  берләштереп, куе булмаган камыр әзерләргә.

Аннан табаны майлыйбыз һәм коймакларны кыздыра башлыйбыз. Камырны юка итеп салырга тырышыгыз. Беренче коймакны пешергәндә майларга кирәк, калганнарын коры табада гына. Юка, авызда эри торган тәмле һәм челтәрле коймаклар әзер!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев