Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
АШ-СУ

Азнакай хуҗабикәләренә Зөһрә Вәлиуллинадан бик тәмле тәбикмәк рецепты

Чәйләрегез тәмле булсын!

Чүпрә белән камыр ризыклары пешергәндә мин башта бер бокалга 2-3 кашык суга 1 кашык шикәр комы, берәр кашык он hәм 25-30 г. "Люкс" чүпрәсе салып болгатып куям. Чүпрә искерәк булса, бигрәк тә кирәк шулай чүпрәнең эшчәнлеген тикшереп алырга.

Чүпрә күпереп чыккач, шуңа 1 стакан жылы су, 3 аш кашыгы манный ярмасы, 3 йомырка, 3 аш кашыгы үсемлек мае,1 чәй калагы тоз hәм он салып, кибет каймагы сыман куерак итеп камыр ясадым.

Камырны жылыга кабартырга куйдым. Бер сәгать эчендә күпереп тә менде.

Аннан шул камыр өстенә 1 стакан кайнар сөт салып, тиз генә болгаттым да тәбикмәкләрне пешерә дә башладым. Шундый матур тишекле - тишекле булып, губка кебек күпереп пештеләэр. Эретелгән ак май белән майладым.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев