Тәмле булсын!
600 мл сөт, 15 г желатин, 20 г песокны ут өстендә җылытып алдым, кайната күрмәгез.
Креманкаларга бүлеп чыктым. 2 сәгать суыткычта тоттым. Консервлы шәфталауларны (персикларны) телемләп, суынган сөт өстенә чәчәк формасында урнаштырдым.
Шәфталаудан калган сокка 1 чәй калагы желатин салып бүрттердем, аны бераз ут өстендә тотып эреттем. Суынгач, персикларның өстенә тигез итеп агыздым. 2 сәгатькә суыткычка куйдым.
Нет комментариев