Азнакай хуҗабикәләренә Тәския Вагыйзовадан синнабон рецепты
Якыннарыгызны тәмле ризык белән сөендерәсегез килсә, бу рецепт - сезнең өчен.
250 гр җылы сөткә 1 аш кашыгы тулар-тулмас коры чүпрә, 2 аш кашыгы песок салып бутап кабартабыз, аннары тагы 3-4 аш кашы песок, тәменчә тоз, 2 йомырка, ванилин, 100 гр эретелгән май салып, бик йомшак итеп камыр басабыз, кабартабыз.
Кабаргач озынча шакмак итеп, юка итеп җәябез. Никадәр юка җәйсәгез, шуның кадәр матур чыга.
Өстен эреткән ак май белән сөртеп, корицага песок кушып сибәбез. Рулет итеп төреп, 3-4 см кисәбез, аралар калдырып, табага тезәбез.
200 градуста пешерәбез. Өстенә куертылган сөт белән сливочный сырдан крем ясап сөртергә, аннары әстерхән чикләвеген төеп сибәргә мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев