Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
АШ-СУ

Азнакай хуҗабикәләренә тәмле токмач-тел рецепты

Уңган хуҗабикәләргә тагын бер рецепт.

Сыер яки сарык телен салкын суда юыгыз. Кайнап торган суда тозсыз гына кайнатыгыз. Пешеп җитәрәк тоз өстәгез.

Пешкән телне кайнар килеш салкын суга салалар. Суынгач аның тышчасы әйбәт куба. Чистарткан телне яңадан тозлы суда тиз генә кайнатып алалар да 3-4 мм калынлыгында аркылыга токмачлап турыйлар. Аннары кызган майлы табада кыздырып алалар һәм, турап майда кыздырган башлы суган, каймак, тоз, борыч сибеп, тирән савытта болгаталар, тагын тиз генә кайнатып алалар. Куера төшкәч, кайнар килеш кечкенә тәлинкәләргә бүлеп китерәләр.

Токмач-телне, шулпалы аш алдыннан, кеше саен кайнар закуска итеп бирәләр.

1 өлешкә: 50 г пешкән тел, 20 г кыздырган суган, 40-50 г каймак, тозны, борычны кирәгенчә салыгыз.

фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев