Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
АШ-СУ

Азнакай хуҗабикәләренә татлы камыр ашы

Камыр ашларын барыбыз да яратабыз. Аларны бизәкләндереп пешерсәң, аппетитны тагын да ачып җибәрә.

Интернетта ничек кенә пешерергә өйрәтмиләр! Шуларның берсен мин дә сынап карадым.

Ачы камыр ясадым. Кем ничек тели, шулай ясый ала. Мин исә “Ялкаулар камыры”н яратам. Тиз һәм чыгымсыз булганга, аңа үзем шундый исем бирдем. Камыр өчен 1 стакан җылы суга 1,5 аш калагы шикәр комы, чама белән тоз, 2 чәй калагы тиз җеби торган чүпрә, ярты стакан көнбагыш мае һәм он кушып, йомшак камыр изәм һәм өстен каплап, кабарып менгәнче тотам. Паштетлар, пицца өчен кабат кабартмасаң да яхшы. Ә булочка өчен бер-ике басып, кабартып алсаң яхшырак.

Камырны вак-вак кисәкләр итеп өзеп, түгәрәк шарлар ясыйсың. Кул белән генә бер басып аласың да, уртасына стакан куеп, чыгып торган өлешен пычак белән кискәлисең (рәсемне карагыз). Аннан кисәкләрне парлап, бер-берсенә ябыштырасың. Йомырканы туглап, камырлар өстенә сөртәсең. Уртасына повидло, өстенә кунжут яки башка чикләвек сибәргә була.

200 градуслы мичтә йөзе килгәнче пешерәсең.

Ашларыгыз тәмле булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев