Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
АШ-СУ

Азнакай хуҗабикәләренә Мәрьям Миннегуловадан рецепт: пылау

​​​​​​​Улым өйрәткән рецепт белән пылау пешереп куйган идем бер казан, рәхәтләнәбез, җылыт та ашат, җылыт та ашат. Сезгә дә өйрәтим әле.

Табага көнбагыш мае салып кыздырдым да шунда 2 баш суганны саламлап турап салдым, аны алтынсу төскә кергәнче кыздырырдым. Шуның өстенә уртача 3 кишерне саламлап турап салдым, тоз сиптем, кыздырдым, кара яндырып көйдерәсе түгел. Шуның өстенә саламлап эрерәк шакмаклап туралган итне, аны тиз генә газны көчәйтеп кыздырып алам да, кайнаган су, тоз салып томалап пешерәм, пылау өчен тәмләткечләр салам.

Ит пешкән арада дөгене юып, тозлы суга салып, 15 минут тирәсе тоттым.

Ит пешкәч, дөгене ит өстенә таратасың, шуның өстенә бер бармак иңлелеге кайнаган су саласың. Газны көчәйтеп, кайнатып чыгарам, аннан кысып кына бер 10 минут утыра. Шунда башы белән бер-ике сарымсакны утыртып, батырып куям. Газымны сүндерәм дә, одеялга төреп куям, ипләп кенә болгатам.

Пылау пешерәм дип ботка пешерә идем, тәки өйрәтте улым, менә шулай, өйрәнәсең икән ул.

Сезне яратып, Мәрьям.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев