Азнакай хуҗабикәләренә Фәридә Мөҗиповадан яңа рецепт: мәрмәр шоколад прәникләр
АШ-СУ

Азнакай хуҗабикәләренә Фәридә Мөҗиповадан яңа рецепт: мәрмәр шоколад прәникләр

Чәйләрегез тәмле булсын! 

60 г какао, 1 чәй калагы камыр йомшарткыч (разрыхлитель), 150 г он – барысын бергә бутап, иләк белән иләргә. Аннан соң 2 йомыркага 200 г шикәр оны (сахарная пудра) кушып, чәнечке белән күпертергә. Онлы катнашмага бүлмә температурасындагы 60 г ак май салып, кул белән уып, валчыклар ясарга, аңа йомыркалы катнашманы салырга һәм камыр изеп, 1 сәгатькә суыткычка куярга.

Суыткычтан алып, камырдан түгәрәкләр ясарга, шикәр онында әвәләп, 180 градус кызулыктагы мичтә 15-20 минут пешерергә.

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Нет комментариев