.Азнакай хуҗабикәләренә "Баллы торт" рецепты
АШ-СУ

.Азнакай хуҗабикәләренә "Баллы торт" рецепты

Бу торт биш катламнан тора.

4 йомырка, 4 аш кашыгы бал, 2 стакан шикәр комы, 2 бал кашыгы сода белән бергә кушып болгатыгыз. Шуннан соң боларга 5 стакан он кушып туглагыз. Килеп чыккан алты тигез кисәккә бүлеп, җәемнәр ясарга кирәк. Җәемнәрне майлы табага салып духовкада пешерәсең. Алар пешкәнче, 2 стакан каймакка 1 стакан шикәр комы туглап, крем ясап куясың. Җәемнәр әзер булгач, бишесен, араларына крем сылап бер-бер артлы өеп менәсең. Алтынчысын, уып, тортның өстендәге кремга сибәсең. Тортны үзең теләгәнчә бизисең.

автор фотосы

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Нет комментариев