Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
АШ-СУ

Алма кагыннан рулет

Бик тәмле, үзенчәлекле һәм файдалы ризык була ул. Күчтәнәчкә дә бер дигән.

Быел алма бик уңды. Җыеп кына өлгер. Хуҗабикәләр аннан нәрсә генә ясап бетермәде. Мин исә как та койдым. Аннан шул кактан рулетлар ясадым. Рецепты та бик гади: тигез күләмдә күрәгә, йөзем, алардан азрак күләмдә кара җимеш, әстерхан чикләвеген (җимешләрдән азрак күләмдә) яхшылап юабыз, суын саркыткач, иттарткычтан уздырабыз. Шушы массага куертылган сөт (сгущенка) салып болгатабыз. Какны җәеп массаны сылыйбыз һәм рулет итеп тәрәбез. Аннан кулинария пленкасына төреп, суыткычка, озаграк сакларга кирәк булса, морозильникка куябыз. Бик тәмле, үзенчәлекле һәм файдалы ризык була ул. Күчтәнәчкә дә бер дигән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев