Иртәгә Азнакай районында авыл яшьләре спартакиадасы үтәчәк
АФИША

Иртәгә Азнакай районында авыл яшьләре спартакиадасы үтәчәк

Муниципаль район яшьләре арасында кышкы спартакиада уздыру матур бер традициягә әйләнде.

Быел ул 23  февраль көнне Карамалы авылында узачак. Авыл яшьләре спортның популяр төрләре булган хоккей, көрәш, чаңгы, кул көрәше, гер күтәрү, бау тартышу, теннис һ.б. белән бер рәттән утын кисү, таяк тарту кебек ярышларда да көч сынашачак. 0+


Нет комментариев