Азнакаево
  • Рус Тат
  • Азнакай егетләре спектакльгә чакыра

    Килегез, музыкаль тамаша бик күңелле булачак! Рәхәтләнеп ял итик!

    Хәерле көн, хөрмәтле райондашлар! Бүген сезгә бик күңелле яңалык җиткерәбез!

    1 декабрь көнне 18:00 сәгатьтә Азнакай район-шәһәр Мәдәният йортына (РГДК) Казан театр училищесының яшь, талантлы артистлар труппасы Рәзил Вәлиевның, "Әйдә барыйк,кызлар карыйк" дигән музыкаль комедиясе белән килә! Артистлар арасында ике егет үзебезнең Азнакай шәһәреннән! Берсе – Мөхәммәтҗанов Фәрһәд, икенчесе – Фәттахов Айгиз. Фәрһәд “Рәхәт яшибез” дип аталган беренче татар ситкомында да төп рольләрнең берсен уйный.

    Әйдәгез, яшь талантларны бергәләп бәялик! Билет бәясе нибары 200 сум! Килегез, музыкаль тамаша бик күңелле булачак! Рәхәтләнеп ял итик!

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: