Азнакайда районында «Каз өмәсе» бәйгесе үткәрелә
Район-шәһәр Мәдәният йортында сату күргәзмәсе дә эшләячәк.
«Каз өмәсе» – элеккедән килгән күркәм йолаларыбызның берсе. Шөкер, ул бүген дә дәвам итә. Кар төшүгә, авылларыбызның уңган кызлары өмәгә җыела. Җыр-бию, күңел ачу белән башкарылган эшнең авырлыгы да сизелми...
Ел саен районыбызда «Каз өмәсе» бәйгесе дә уздырыла. Быел ул 13 декабрь көнне 18.00 сәгатьтә район-шәһәр Мәдәният йортында үткәрелә. Анда Әгерҗе, Балтач, Урсай, Мөслим, Сәпәй, Мәсгут, Югары Стәрле авыллары иҗат коллективлары көч сынаша. Шунда ук каз ите, каз мае, каз канаты, мендәрләр сату да оештыралчак. 0+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев