Азнакайда кул көрәше буенча район турниры уза
АФИША

Азнакайда кул көрәше буенча район турниры уза

Җиңүчеләр армрестлинг буенча Татарстан Республикасы беренчелегендә катнашу мөмкинлегенә ия булачак

Азнакай шәһәренең «Юбилейный» спорт мәктәбендә 4 октябрь көнне армрестлинг буенча район турниры – ТР Беренчелегенә сайлап алу ярышлары уздырыла. Анда авыл һәм шәһәр мәктәпләрендә белем алучы укучылар катнаша.

Ярышлар 10.00 сәгатьтә башлана. 0+


Нет комментариев