Кабак бәйрәме кунаклар җыя
Хәзерге көндә бәйрәмнәрнең ниндиләре генә юк! Киләсе атнада шәһәребезнең Сөембикә урамында урнашкан кулинария кибете мәйданында Кабак бәйрәме уздырыла. Бәйрәмнең төп “геройлары”, әлбәттә, кабак булачак.
Бу көнне кабак ризыкларыннан күргәзмә-сату оештырылачак. Бәйрәм кунаклары шулай ук кабак ризыкларын авыз итә һәм рәхәтләнеп концерт та карый алачак.
0+
Нет комментариев