Азнакаево
  • Рус Тат
  • Үз балаларын кыйнаган

    Азнакай шәһәр прокуратурасы 34 яшьлек анага җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен яклады. Ул 17 һәм 14 яшьлек ике балигъ булмаган баласын тиешенчә тәрбияләмәү, аларга карата рәхимсез булуда гаепләнә. Гр. Н. исерек хәлдә даими рәвештә баласын кыйный,аны тән һәм җан авыртуларына дучар итә. Ананың кыш көннәрендә балаларын өйдән куып чыгару фактлары...

    Азнакай шәһәр прокуратурасы 34 яшьлек анага җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен яклады. Ул 17 һәм 14 яшьлек ике балигъ булмаган баласын тиешенчә тәрбияләмәү, аларга карата рәхимсез булуда гаепләнә.

    Гр. Н. исерек хәлдә даими рәвештә баласын кыйный,аны тән һәм җан авыртуларына дучар итә. Ананың кыш көннәрендә балаларын өйдән куып чыгару фактлары да ачыкланды.

    Суд әлеге хатын-кызны шартлы рәвештә 3 ел да 4 айга иректән мәхрүм итү җәзасын билгеләде. Ул махсус дәүләт органын кисәтмичә торып, даими яшәү урынын үзгәртмәскә, эчүчелектән дәваланырга, эшкә урнашырга тиеш.

    Азнакай шәһәр прокуратурасы

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: