Азнакаево
  • Рус Тат
  • Юл буена куелган һәйкәлләр Азнакайны бизәми

    Маршрут автобусында Азнакайдан Казанга юл алдым. Кәефләр яхшы, табигатьнең хозурлыгына сокланып барам шулай. Баш миендә чәбәләнүче уйлар да якты һәм матур иде. "Иде" дим, чөнки юл буенда урын алган һәйкәл - чардуганнарны күргәч, уйлар бөтенләй икенче юнәлеш алды, дөнья караңгыланып киткәндәй булды, кәеф тәмам төште. Ни дисәң дә без чардуганнарны...

    Маршрут автобусында Азнакайдан Казанга юл алдым. Кәефләр яхшы, табигатьнең хозурлыгына сокланып барам шулай. Баш миендә чәбәләнүче уйлар да якты һәм матур иде. "Иде" дим, чөнки юл буенда урын алган һәйкәл - чардуганнарны күргәч, уйлар бөтенләй икенче юнәлеш алды, дөнья караңгыланып киткәндәй булды, кәеф тәмам төште.

    Ни дисәң дә без чардуганнарны зиратларда гына күрергә өйрәнгән. Берәү, икәү, өчәү... бөтен юл буена тезелгән икән бит мондый чардуганнар. Электр баганалары, юан агачларга да ясалма чәчәкләр, веноклар элеп бетергәннәр, яшел чирәм өстендә дә яталар. Шушы һәйкәл-чардуганнарга карап, күпме кешеләрнең юл һәлакәтләрендә гомерләре өзелүен күрәсең. Пассажирлар ярар уйланып барырлар да ди.

    Әмма бу чардуганнарны үзләре руль артында булган машина йөртүчеләр дә күрә бит әле, аларга ничегрәк тәэсир итә икән?

    - Бер яктан караганда сак йөрергә кирәклеген кисәтә дә кебек, әмма икенче яктан игътибарны читкә юнәлтә. Машина йөртүче иң беренче чиратта юл билгеләрен карарга, юл кагыйдәләрен сакларга тиеш. Ул чардуганнарга карап хискә бирелеп, игътибарны югалтырга түгел. Бер дә матур күренеш түгел. Кемнәрдер бу юллардан даими рәвештә йөреп тора бит, - ди Гөлия ханым.

    Әйе, якыннары юл фаҗигасендә үлгәннәрнең дә авыр кайгысын да аңларга була. Әмма каберлекләр ясап кына аларны кире кайтарып та, хәлләрен җиңеләйтеп тә булмый инде. Бу уңайдан дин әһелләре ни уйлый икән?

    - Ислам кануннары буенча кеше зиратта җирләнергә тиеш. Һәлакәт булган урыннарда чардуганнар кору шәригатьтә каралмаган. Минемчә, бу исраф гамәл, - ди Азат хәзрәт.

    - Библиядә бу турыда язылмаган. Әмма кеше буларак, мин моны начар гамәл димәс идем. Ул чардуганнарны күреп, юл кагыйдәләрен бозучылар бераз уйланырлар. Һәлак булучылар арасында бер гаепсез сабыйлар, яхшы күңелле кешеләр бар. Андый җирләргә тәре урнаштырып, тере чәчәкләрдән өзмәгән урыннарны беләм. Исерек килеш рульгә утырып, бар көченә машина куып, күпләрнең башына җиткәннәргә әлбәттә, андый чардуганнар куярга кирәкми. Юкса, бөтен юл буе чуарланып бетәр, - ди отец Александр.

    Фикерләр төрле. Беркем дә бу дөньяга мәңгелеккә килмәгән. Ходай нинди үлем бирә, анысы да билгесез. Һәркемнең җаны чыккан, каны тамган урыннарга менә шундый чардуганнар урнаштырсак, безнең яшәгән җиребез тәмам каберлеккә әйләнеп бетәр иде.

    Безнең арада "үлем" дигән сүзнең ни икәнен аңламаучы балалар да бар бит әле. Нигә кечкенәдән үк аларга үлем турында искәртеп торырга икән? Берәүнең тәрәзәдән сикереп үлгән урынына куелган (кешеләр сөйләве буенча) чардуган эчендә уйнап йөрүче сабыйларны күргән бар.

    - Кызым, монда уйнарга ярамый. Монда абый үлгән, -дип тарткалап алып китте аны әнисе.

    - Әнием, нигә? Анда матур, чәчкәләр бар. Нәрсә соң ул "үлү"?

    - Сиңа иртәрәк әле ул хакта белергә. Тапканнар куяр урын? - дигән сүзләрне ишетеп калдым.

    Әйе, кайчагында шәһәр, авыл уртасында да мондый чардуганнарны күрергә була. Юк, бер дә бизәми бу безнең шәһәребезне. Әрвахларны соңгы юлга озату, искә алу буенча һәр ил, халыкның үз йоласы бар. Мәсәлән, Тайландта яшәүчеләр җаннар өчен үз ишек алларында кечкенә йортчыклар булдырганнар.

    Фиргавеннәр кабере - төрбә-пирамидалар турында да яхшы беләбез. Россиядә дә мәшһүр кешеләр өчен шәхси зиратлар булдыру турында сүзләр йөри башлады. Ә безнең әлегә гасырлар буена килгән үз йолаларыбыз, үз кануннарыбыз яши. Зиратларны карап, каберләрне чистартып, буяп торыйк! Бакыйлыкка күчкән якыннарыбызны яхшы яктан искә алыйк, изге догабыздан калдырмыйк! Кулдан килгән шуларын эшләсәк тә алар безгә разый булып ятыр.

    Нәсимә ФАЗЛЫЕВА

    Әлеге тема буенча фикерегезне мәкалә астында калдыра аласыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: