Азнакаево
  • Рус Тат
  • “Йолдызлык” фестиваленең зоны туры - Азнакайда

    Азнакай - кунакчыл як. Быел гына да җирлегебездә бик күп спорт ярышлары, мәдәни чаралар уздырылды. Күптән түгел "Ел хатын-кызы" конкурсының зона турына 8 район җыелган иде. Бүген, 2 мартта, Азнакайда "Созвездие-Йолдызлык-2015" республика телевизион яшьләр эстрада сәнгате фестиваленең зона этабы үтә. Конкурста Азнакай, Лениногорск, Әлмәт, Ютазы, Бөгелмә, Баулы районнарыннан барлыгы 1000нән...

    Азнакай - кунакчыл як. Быел гына да җирлегебездә бик күп спорт ярышлары, мәдәни чаралар уздырылды. Күптән түгел "Ел хатын-кызы" конкурсының зона турына 8 район җыелган иде. Бүген, 2 мартта, Азнакайда "Созвездие-Йолдызлык-2015" республика телевизион яшьләр эстрада сәнгате фестиваленең зона этабы үтә. Конкурста Азнакай, Лениногорск, Әлмәт, Ютазы, Бөгелмә, Баулы районнарыннан барлыгы 1000нән артык яшь талант катнаша.

    Аларны Азнакай муниципаль районы башлыгы Марсель Шәйдуллин сәламләде һәм уңышлы чыгышлар теләде.

    Фестивальнең быелгы тематикасы Җиңүнең 70 еллыгына багышлана.

    Җиңүчеләр 3 мартта Мәдәният йортында 18.00 сәгатьтә гала-концертта чыгыш ясаячак.

    Фотоhttp://aznakayevo.tatarstan.ru/rus/aznakaevo_fotoreport.htm/photoreport/649441.htm сайтыннан

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: