Азнакаево
  • Рус Тат
  • Җырларда Җиңү шатлыгы яңгырады

    Туган җир. Әткәң-әнкәң. Ватан. Бу сүзләргә күпме мәхәббәт, горурлык салынган. Алар өчен калкан булып яуга күтәрелгәннәр, җаннарын да кызганмаганнар. Бүген дә яшь буынны шушы рухта тәрбияләү зур бурыч булып тора. Ел саен хәрби-патриотик җырлар фестиваль-конкурсы да балалар һәм яшьләр арасында нәкъ шушы максатларны күздә тотып үткәрелә. Яшьләр үзәгендә узган быелгы...

    Туган җир. Әткәң-әнкәң. Ватан. Бу сүзләргә күпме мәхәббәт, горурлык салынган. Алар өчен калкан булып яуга күтәрелгәннәр, җаннарын да кызганмаганнар. Бүген дә яшь буынны шушы рухта тәрбияләү зур бурыч булып тора.

    Ел саен хәрби-патриотик җырлар фестиваль-конкурсы да балалар һәм яшьләр арасында нәкъ шушы максатларны күздә тотып үткәрелә. Яшьләр үзәгендә узган быелгы финалда да иң-иңнәр чыгыш ясады.

    - Без җыр белән яуга киттек, кайтканда җыр белән каршы алдылар. Кичләрен клубларда чыгыш ясый идек. Мондый җырлар һаман да яши һәм яшәчәк, рәхмәт сезгә, - диде Әфганистан сугышы ветераны, "ФОРПОСТ" җитәкчесе Айрат Батыров бәйге тотучыларга.

    Фестивальгә Азнакай шәһәренең "Адмирал" ветераннар һәм диңгезчеләр клубы әгъзалары да чакырылган иде. Алар, акчарлаклар кебек, ап-ак формадан залны балкытып утырды.

    - Мондый чаралар бик кирәк. Хәзерге яшьләр армия хезмәтеннән качарга тырыша, ә без барыр өчен ни эшләргә белми идек. Хәрби хезмәт дуслыкның, вакытның кадерен белергә, мөстәкыйльлеккә өйрәтә. Армиядән егетләр тормышка бөтенләй башкача карашта, җитлегеп, физик һәм рухи яктан ныгып кайталар, - ди җитәкчеләре Дамир Минһаҗев.

    Үзе ил сагында торганнар балаларын да шушы рухта тәрбияләргә тырыша. Әнә, Актүбә 2 нче урта мәктәбенең 6 нчы сыйныфында укучы Илнур Шагалиев күкрәк тутырып әтисе Илдарның значокларын тагып килгән.

    - Әтием диңгезче булып хезмәт иткән. Миңа да тырышып укырга, спортны яратырга куша. Без спорт белән бергәләп шөгыльләнәбез, хоккейга, футболга, йөзүгә йөрим, - ди ул. Бу бәйгедә бик сәнгатьле итеп "Бабамның медальләре" шигырен сөйләде.

    Азнакай 8 нче мәктәбеннән Илүзә Һадиева күңелендә бу фестиваль бабасы истәлекләрен уяткан.

    - Дәү бабам Гомәр сугышта күргәннәре турында елый-елый сөйли иде. Ул Муса Җәлил, Абдулла Алишлар белән бергә пленга эләккән, концлагерьларда җәфа чиккән. Сугышлар була күрмәсен ди торган иде, - ди кыз.

    Бу мәктәптән "Наз" ансамбле уен коралларында уйнаса, "Незабудки" ансамбле "Та самая девчонка" җырын башкарды. Җитәкчеләре Фәйрүзә Гатауллина укучыларның конкурса җитди карауларын һәм бик теләп әзерләнүләрен әйтте.

    Еллар уза, буыннар алышына. Кайчандыр үзләре сәхнә тоткан апа-абыйлар хәзер оныклары чыгышын карарга килгән.

    - Мин 1940 елның маенда туганмын. Әти фронтка киткәндә әни 4 бала белән калган. Безнең балачак бик авыр чорга туры килде. Башка андый кайгылар күрергә язмасын, - ди Мөнирә Абдуллина. Бүген ул оныгы Диана өчен җан атып утырды.

    Бу бәйгедә җиңелүчеләр булмады. Һәр катнашучы йөрәгендә Бөек Җиңүнең шатлык чаткысы һәм әби-бабалары батырлыгына горурлык хисләре кабынды.

    Резеда Шәрипова

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: