Азнакаево
  • Рус Тат
  • Узган атнада муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин шәһәр базары белән танышып чыкты

    Узган атнада муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин әлеге өлкәдә җаваплы бер төркем җитәкчеләр катнашында шәһәр базары белән танышып чыкты. Биредә сәүдә итүче эшмәкәрләр базар шартларыннан канәгать булуларын белдерделәр. Алар бигрәк тә район җитәкчелегенең аренда бәяләрен киметүенә, үз җитештерүчеләребезгә продукциясен сату өчен ябык һәм уңайлы сәүдә урыннары булдырылу һәм башка уңайлыклар...

    Узган атнада муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин әлеге өлкәдә җаваплы бер төркем җитәкчеләр катнашында шәһәр базары белән танышып чыкты.
    Биредә сәүдә итүче эшмәкәрләр базар шартларыннан канәгать булуларын белдерделәр. Алар бигрәк тә район җитәкчелегенең аренда бәяләрен киметүенә, үз җитештерүчеләребезгә продукциясен сату өчен ябык һәм уңайлы сәүдә урыннары булдырылу һәм башка уңайлыклар өчен зур рәхмәтле. Район җитәкчелеге эшмәкәрләр белән очрашып, аларның тәкъдим-киңәшләрен тыңлап, сорауларына җаваплар да бирде.
    - Рәхмәттән башка бер сүзебез дә юк, - ди биредә 25 елдан артык сәүдә итүче Фәнүзә ханым. - Җитәкчеләр, бигрәк тә базар директоры Дамир Игътисамов һәр көнне иртә белән хәлләребезне сорашып үтә, шикаять- тәкъдимнәребез булса, аларны хәл итәргә тырыша.
    Яр-Чаллыдан ук килгән Әнүзә ханымның да кәефе яхшы:
    - Минем үз сатып алучыларым бар. Алар белән шулкадәр дуслашып бетәсең, менә хәзер кайберләре үзләренең балаларын, оныкларын да алып килә башладылар. Соңгы елларда сатып алучылар әзәйде. Моның төп сәбәбен мин кибетләрдә күрәм. Элекке елларда базарлар гөрләп торган, чөнки кибетләр булмаган. Булганнарының да киштәләре ярымбуш булган. Ә хәзер адым саен кибет тә, товар бит. Ярар, заманнан артта калып булмый. Базары да, кибете дә гөрләп торсын! Үземнекеләр барыбер килә.
    Әнә чит төбәкләрдән үк килеп сәүдә итүче, үз исемен әйтергә теләмәгән ханым да Азнакай халкыннан бик канәгать булуын белдерде. Әле ул "Азнакайны башкала итеп күзаллавын" да әйтте. Ни өчен дигәндә, "монда иң чиста татар телендә сөйләшүче халык яши" дип белдерде ул.
    Гозерләр арасында, әлбәттә, канәгатьсезлек белдергәннәре дә бар иде. Бер сәүдәгәр ханым беренче чиратта үз районыбыз сатучыларын якларга, аларга күбрәк мөмкинлекләр, өстенлекләр тудырырга кирәклеген әйтте. "Килеп, каймагын гына салдыралар да китәләр, "брак" товар булса, соңыннан безгә киләләр." - ди ул. Ни дисәң дә ул да хаклы, еллар буе базарда басып торып товарың үтмәсә, ничек яшәргә? Аның салымы, арендасы һәм башкалары өчен дә түләргә кирәк бит әле.
    Базар гөрли. Монда төшсәң, сумкаңны тутырмый кайтмыйсың инде. Әле генә түтәлдән өзеп алган җиләге дә, яңа гына суйган тавык-казлары, каймак-сөте... барчасы да кызыктыра. Көндәлек кирәк-яракларыңны да тиз генә сатып алырга мөмкин. Монда әле сатулашырга да була, димәк гаиләңә дә азмы-күпме файда килә. Базар бит әле ул барыннан да бигрәк, очрашу-күрешү, хәл-әхвәл сорашу урыны да. Алга таба да җитәкчеләребез менә шулай уңайлыкларын тудырып торса, базарларыбыз гөрләп торыр, тормышларыбыз мул булыр дигән өметтә калыйк.
    Нәсимә ФАЗЛЫЕВА

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: