Азнакаево
  • Рус Тат
  • Таһир Һадиев:” Җәмгыятебез өчен җан атып йөрүчеләр күбрәк булса иде”

    Сишәмбе көнне "Бердәм Россия" сәяси партиясенең җирле бүлекчәсендә Татарстан Дәүләт Советының экология, табигать байлыкларыннан файдалану һәм аграр мәсьәләләр комитеты рәисе депутат Таһир Һадиев, район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Шәмсетдинов белән берлектә төрле сораулар белән килүче азнакайлыларны кабул итте. Очрашуга килүчеләрнең гозерләре шәхси характерда гына түгел, алар киң җәмәгатьчелек өчен дә...

    Сишәмбе көнне "Бердәм Россия" сәяси партиясенең җирле бүлекчәсендә Татарстан Дәүләт Советының экология, табигать байлыкларыннан файдалану һәм аграр мәсьәләләр комитеты рәисе депутат Таһир Һадиев, район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Шәмсетдинов белән берлектә төрле сораулар белән килүче азнакайлыларны кабул итте.

    Очрашуга килүчеләрнең гозерләре шәхси характерда гына түгел, алар киң җәмәгатьчелек өчен дә мөһим иде. Мәсәлән, ОДН мәсьәләсе борчымаган кеше юктыр ул. Рәмилә ханым су һәм ут өчен дә ОДН ның югары булуына аптырап килгән. Аның күпчелек намуссыз күршеләр аркасында артуы турында без инде хәбәрдарбыз. Әмма аның сәбәпләре күп икән әле. Әйтик, су краннарының төзексезлеге. Өйдә су тамып утыра, ә без "счетчик чутламый", дип тыныч кына йөри бирәбез. Алай түгел икән шул, өйдәгесе исәпләмәсә дә, гомумйорт счетчиклары чутлый икән аны. Ә шундый ватык краннар берничә фатирда булса? Юкка гына халык: "Тамчыдан күл җыела" димәгән шул. Әлеге конкрет очракка килгәндә, мөрәҗәгать итүче ханым хаклы: ОДН күрсәткече өйдә кулланганының яртысына кадәр килеп җиткән бит. Депутат торак-коммуналь хуҗалыгы җитәкчеләренә кичекмәстән тикшерүләр уздырып, чара күрергә тәкъдим итте.

    Озак еллар авыл хуҗалыгы өлкәсендә тырыш хезмәт куйган Расих ага Шакиров җир, аны кадерсезләү, туфрак эрозиясе өчен җаны әрнеп килгән. "Уңдырышлы җирләребез юкка чыга. Бу максатка югарыдагылар акча җәлләмәсеннәр, комиссия төзеп тиешле чаралар күрелсен иде", - ди ул.

    - Миңа күпме вакыт бирелә? Мин 35 сорау һәм тәкъдим белән килдем, - ди Александр Степанов. Алай гына да түгел һәр тәкъдим-гозерен аерым мисаллар белән җентекләп дәлилләгән дә әле ул. Исәплисен исәпләгән, үзенчә хәл итү юлларын да билгеләгән. Алар арасында җылылык энергиясенә тарифларның нык артуы; су исәпләгечләрне куллану тәртибе; яшәгән җиребезне пөхтә һәм чиста тоту һәм башка әллә никадәр гозерләр бар. Әле барысы турында да әйтеп бетерә алмады. Ни дисәң дә 35 сорау бит ул. Бергәләп киңәшләшә башласаң, өстәмәләре дә килеп чыга.

    - Менә шулай җәмгыятебез турында борчылучылар битарафларга караганда күбрәк булса иде ул, җитешсезлек, тәртипсезлекләргә дә юл куелмас иде, - дип куйды Таһир Галимҗанович.

    Ул бер генә сорауны да игътибарсыз калдырмаска, тиешле чаралар күрергә ышандырды, ә кайберләре буенча эшлекле киңәшләрен бирде.

    Нәсимә ФАЗЛЫЕВА

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: