Азнакаево
  • Рус Тат
  • Суда рәхәт булса да...

    Татарстанда су керү сезоны рәсми рәвештә июнь ае башыннан ук игълан ителсә дә, әлегә су керерлек көннәр булмады диярлек. Ә менә соңгы көннәрдә эссе һава торышы һәркемне су буена тарта, кешеләр коенып, кызынып калырга ашыга. Әмма суда һәм су буенда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен үтәргә кирәклеген онытмасак иде. Иминлек таләпләрен санга...

    Татарстанда су керү сезоны рәсми рәвештә июнь ае башыннан ук игълан ителсә дә, әлегә су керерлек көннәр булмады диярлек. Ә менә соңгы көннәрдә эссе һава торышы һәркемне су буена тарта, кешеләр коенып, кызынып калырга ашыга. Әмма суда һәм су буенда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен үтәргә кирәклеген онытмасак иде. Иминлек таләпләрен санга сукмау еш кына аянычлы төгәлләнә бит. Әнә узган ял көннәрендә генә суга батучылар белән бәйле әллә күпме аянычлы вакыйга булган. Карелиядә лагерьда ял итүче 14 бала гарасат вакытында суга батып үлгән. Әллә кая читкә китәсе юк. Үзебезнең Арча районында да ике балигъ булмаган баланың яшь гомере суда өзелгән. Идел елгасы култыгында су коенганда 1966 елгы ир-ат суга баткан. Су керү сезоны ачылганга кайчан гына, ә инде күпме фаҗига. Тиешсез урыннарда су коенуның нәтиҗәсе әнә шулай гаять хәвефле булырга мөмкин. Аяныч вакыйгалар нәкъ менә шундый урыннарда килеп чыга да инде.

    Бу көннәрдә район Советы бинасында узган хокук саклау органнарының координацион утырышында да сүз шул хакта барды. Муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин җаваплы җитәкчеләргә сулыкларда халыкның иминлеген саклау, рөхсәт ителгән коену урыннарын ( безнең районда Азнакай шәһәренең "Юбилейный" паркындагы, Актүбә бистәсендәге бассейныннан кала башка сулыкларда су керү рөхсәт ителми) заманча җиһазлау һәм уңайлыклар тудыру буенча тиешле чаралар күрергә чакырды. Анда салкын эчемлекләр, туңдырма сату нокталары да, күңелле итеп ял итәр өчен башка шартлар да булырга тиеш. Авыл җирлекләре башлыклары, җаваплы оешмалар тыелган урыннарда «Су коену тыела!» дигән "тамга"лар куерга тиешләр. Әмма, гадәттә, халыкны ул да куркытмый. Сулыкларны контрольдә тоту һәм тәртип урнаштыру максатында халыкны административ җаваплылыкка тарту системасы да гамәлдә. Штрафлар куркытмаска да мөмкин, әмма үзебезнең, якыннарыбыз, балаларыбызның иминлеген бернинди кыйммәтләр белән дә үлчәп булмый икәнлеген исебездән чыгармасак иде. Су коенырга барганда, яисә су буенда кызынырга ният иткәндә, исерткеч эчемлекләрдән баш тартырга кирәклеген дә онытмыйк. Су үзе рәхәтлек чыганагы булса да, куркыныч мохит санала. Сак булыгыз! Бигрәк тә балаларны караучысыз, игътибарсыз калдырмагыз! Аларда куркуга караганда, кызыксыну хисе көчлерәк бит.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: