(Казан, 14 ноябрь, «Татар-информ») Бүген кич белән һәм төнлә, шулай ук иртәгә иртән җилнең тизлеге урыны белән секундына 21 метрга кадәр җитәчәк. Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе көчле җил һәм томан хакында кисәтә. Бүген кич белән һәм төнлә, шулай ук иртәгә иртән республика территориясендә һәм Казанда көньяк-көнбатыштан...
(Казан, 14 ноябрь, «Татар-информ») Бүген кич белән һәм төнлә, шулай ук иртәгә иртән җилнең тизлеге урыны белән секундына 21 метрга кадәр җитәчәк.
Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе көчле җил һәм томан хакында кисәтә. Бүген кич белән һәм төнлә, шулай ук иртәгә иртән республика территориясендә һәм Казанда көньяк-көнбатыштан искән җилнең тизлеге урыны белән секундына 21 метрга кадәр җитәчәк.
Моннан тыш, 15 ноябрьдә төнлә һәм көндез Татарстанның кайбер районнарында томан көтелә. Республика башкаласында томан төнлә төшәчәк.
Нет комментариев