Азнакаево
  • Рус Тат
  • Полиция Кыш бабае Азнакай сабыйларына бүләкләр өләште

    Татарстанда старт алган "Полиция Кыш бабае" акциясенә кушылып, балигъ булмаганнар эше буенча инспекция һәм комиссия хезмәткәрләре социаль имин булмаган гаиләләрдәге балаларга бүләкләр өләште. Полиция Кыш бабае һәм Кар кызы 12 гаиләдә кунакта булды. Район хакимияте һәм эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре көче белән әзерләнгән Яңа ел күчтәнәчләрен балалар бик шатланып кабул...

    Татарстанда старт алган "Полиция Кыш бабае" акциясенә кушылып, балигъ булмаганнар эше буенча инспекция һәм комиссия хезмәткәрләре социаль имин булмаган гаиләләрдәге балаларга бүләкләр өләште.

    Полиция Кыш бабае һәм Кар кызы 12 гаиләдә кунакта булды. Район хакимияте һәм эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре көче белән әзерләнгән Яңа ел күчтәнәчләрен балалар бик шатланып кабул иттеләр, Кыш бабайга шигырьләр сөйләделәр, җырладылар, биеделәр, табышмакларга җавап эзләделәр. Аларның күңеленә бу көнне кояш һәм бәйрәм рухы иңде.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: