Азнакаево
  • Рус Тат
  • Маяк” газетасының 85 еллыгына багышланган бәйрәм чарасы “Юбилейный” стадионына күчерелә

    Хөрмәтле азнакайлылар, калабыз кунаклары! Сезне барыгызны да 10 июль көнне 17.00 сәгатьтә "Юбилейный" стадионында (район-шәһәр Мәдәният йорты арты) "Маяк газетасының - 85, "Гөлстан" әдәби берләшмәсенең 55 еллыгына багышланган бәйрәм чараларында көтеп калабыз. Шул ук мәйданда "Маяк" газетасы призына О.С.Мөхетдинов истәлегенә гер күтәрү турниры да узачак. Татар эстрадасының якты йолдызлары: Мөнир...

    Хөрмәтле азнакайлылар, калабыз кунаклары!

    Сезне барыгызны да 10 июль көнне 17.00 сәгатьтә "Юбилейный" стадионында (район-шәһәр Мәдәният йорты арты) "Маяк газетасының - 85, "Гөлстан" әдәби берләшмәсенең 55 еллыгына багышланган бәйрәм чараларында көтеп калабыз.

    Шул ук мәйданда "Маяк" газетасы призына О.С.Мөхетдинов истәлегенә гер күтәрү турниры да узачак.

    Татар эстрадасының якты йолдызлары: Мөнир Рахмаев, Салават Миңнеханов-Гүзәлем, Ирек Галиев, Булат Җиһаншин, Язгөл, "Квартет" төркеме, Миргаяз Шәрәфиев һәм Азнакаебызның танылган үзешчән артистларының чыгышлары, кызыклы уеннар, күңелле сюрпризлар - барсы да сезнең өчен бездән бүләк!

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: