Реклама
Гашыйклар көне алдыннан без aznakaevo-rt.ru сайтында «Иң сөйкемле пар» дигән фотоконкурс игълан итәбез. Мәхәббәт белән бәйле булган матур фотоларыгызны (туйдан, сәяхәттән, гаилә тормышыннан һәм башкаларны), «Иң сөйкемле пар» дигән билге белән azmayak@mail.ru электрон адресы буенча 20-31 гыйнвар көннәрендә кабул ителә (исем, фамилия, яшегез һәм телефон номерыгызны күрсәтергә онытмагыз). Онлайн -...
Гашыйклар көне алдыннан без aznakaevo-rt.ru сайтында «Иң сөйкемле пар» дигән фотоконкурс игълан итәбез. Мәхәббәт белән бәйле булган матур фотоларыгызны (туйдан, сәяхәттән, гаилә тормышыннан һәм башкаларны), «Иң сөйкемле пар» дигән билге белән azmayak@mail.ru электрон адресы буенча 20-31 гыйнвар көннәрендә кабул ителә (исем, фамилия, яшегез һәм телефон номерыгызны күрсәтергә онытмагыз).
Онлайн - тавыш бирү 1-11 февральгә кадәр барачак. Бәйге нәтиҗәләре белән газетабызның 12 февраль санында таныша аласыз. Иң матур парларның фотолары http://aznakaevo-rt.ru сайтына, Вк төркеменә куелачак һәм "Маяк" газетасында бастырылачак.
Җиңүчеләрне бүләкләр көтә!
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз