Азнакаево
  • Рус Тат
  • Лениногорск шәһәрендә грек-рим көрәше буенча Советлар Союзы Герое И.Заварыкин истәлегенә багышланган ХХХII Республика турниры узды

    5-6 декабрь көннәрендә Лениногорск шәһәрендә грек-рим көрәше буенча Советлар Союзы Герое И.Заварыкин истәлегенә багышланган ХХХII Республика турниры узды, 9 яшьтән алып 17 яшькә кадәрге яшь спортчылар, өч төркемгә бүленеп, көч сынаштылар. Анда Азнакайның "Юбилейный" балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбеннән тренер-остаз Илшат Муллаянов укучылары да катнашты. Ярыш нәтиҗәләре буенча үз авырлыкларында көч сынашкан...

    5-6 декабрь көннәрендә Лениногорск шәһәрендә грек-рим көрәше буенча Советлар Союзы Герое И.Заварыкин истәлегенә багышланган ХХХII Республика турниры узды, 9 яшьтән алып 17 яшькә кадәрге яшь спортчылар, өч төркемгә бүленеп, көч сынаштылар.


    Анда Азнакайның "Юбилейный" балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбеннән тренер-остаз Илшат Муллаянов укучылары да катнашты.


    Ярыш нәтиҗәләре буенча үз авырлыкларында көч сынашкан Антон Ерхов - 1 нче, Айнур Абдуллин - 2 нче, Марат Аптикаев белән Ренат Абдуллин 3 нче урынны яулады.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: