Азнакаево
  • Рус Тат
  • Корал турында законга үзгәрешләр кертелде

    2015 елның 24 июленнән "Корал турында" федераль законга үзгәрешләр кертелде. Хәзер кораллы булу өчен лицензия алырга телисең икән, яшәгән урының буенча эчке эшләр бүлегенә тиешле формада тутырылган гариза, Россия Федерациясе гражданины булуың турында документ, корал белән куркынычсыз эш итү күнекмәләре узганлыгың турында белешмә, корал йөртүгә медицина каршылыклары булмаган, шулай ук...

    2015 елның 24 июленнән "Корал турында" федераль законга үзгәрешләр кертелде.
    Хәзер кораллы булу өчен лицензия алырга телисең икән, яшәгән урының буенча эчке эшләр бүлегенә тиешле формада тутырылган гариза, Россия Федерациясе гражданины булуың турында документ, корал белән куркынычсыз эш итү күнекмәләре узганлыгың турында белешмә, корал йөртүгә медицина каршылыклары булмаган, шулай ук организмыңда наркотик һәм психотропик матдәләр булмавы хакында медицина белешмәләре һәм законда каралган башка документлар кирәк. Хәрбиләштерелгән дәүләт оешмаларында хезмәт итүчеләр шулай ук тиешле формада гариза белән Россия Федерациясе гражданины булуы һәм хәрби хезмәт үтүе, хәрби яки махсус дәрәҗәсе, яки класслы юстиция чины булуы турында документлар тапшыралар.
    Үзгәрешләр буенча җәмәгатьчелек тәртибе һәм иминлеге, ау кагыйдәләре яки наркотик һәм психотропик матдәләр әйләнеше өлкәләрендә хокук бозулар өчен ел дәвамында кабат административ җаваплылыкка тартылган затларга корал алу өчен лицензия бирелми. Табиб билгеләмичә наркотик яки психотроп матдәләр кулланган өчен административ җаваплылыкка тартылган затлар, административ җәза вакыты чыккач, бу үзгәрешләрдә искәрмә булып тора.
    Азнакай шәһәр прокуратурасы

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: