Азнакаево
  • Рус Тат
  • Иртәгә Азнакайда төрки халыкларның “Чатыр тауда җыен” фольклор фестивале үтә

    Фестивальдә Азнакай, Әлмәт, Бөгелмә, Сарман, Питрәч, Теләче, Алабуга, Балык Бистәсе, Тукай, Баулы, ут күршеләребез Башкортостанның Шаран районының фольклор коллективлары чыгыш ясаячак. Бәйрәм 10.00 сәгатьтә Чатыр тауда "Чатыр тау җиле" театральләштерелгән тамаша белән башланып китәчәк. 13.00 сәгатьтә район һәм мәдәният Сараенда коллективлар арасында сайлап алу туры оештырыла. 18.00 сәгатьтә Р.Ишкәев исемендәге...

    Фестивальдә Азнакай, Әлмәт, Бөгелмә, Сарман, Питрәч, Теләче, Алабуга, Балык Бистәсе, Тукай, Баулы, ут күршеләребез Башкортостанның Шаран районының фольклор коллективлары чыгыш ясаячак.

    Бәйрәм 10.00 сәгатьтә Чатыр тауда "Чатыр тау җиле" театральләштерелгән тамаша белән башланып китәчәк. 13.00 сәгатьтә район һәм мәдәният Сараенда коллективлар арасында сайлап алу туры оештырыла.

    18.00 сәгатьтә Р.Ишкәев исемендәге балалар ял паркында җиңү яулаган коллективлар катнашында гала-концерт башлана.

    Шулай ук сезне татар халкының көнкүрешен чагылдырган ишегалды, Азнакай осталарының кул эшләре күргәзмәләре көтә. Җирлегебездә эшләнгән сувенирлар сату да оештырыла.

    Бәйрәмгә рәхим итегез!

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: