Азнакаево
  • Рус Тат
  • Ике азнакайлы хөкем ителде

    Азнакай шәһәр прокуратурасы исерек хәлдә кабат руль артына утырган ике азнакайлыга карата кузгатылган җинаять эшенең законлылыгын тикшерде. Беренче гражданин бу елның март һәм апрель айларында исерек килеш транспорт белән идарә иткән өчен административ җавапка тартылган була. Әмма июль аенда кабат аек булмаган хәлдә рульгә утыра. Икенче гражданин да шундый ук...

    Азнакай шәһәр прокуратурасы исерек хәлдә кабат руль артына утырган ике азнакайлыга карата кузгатылган җинаять эшенең законлылыгын тикшерде. Беренче гражданин бу елның март һәм апрель айларында исерек килеш транспорт белән идарә иткән өчен административ җавапка тартылган була. Әмма июль аенда кабат аек булмаган хәлдә рульгә утыра. Икенче гражданин да шундый ук хокук бозуларны кабатлый. Нәтиҗәдә, аларга карата җинаять эше кузгатыла.

    Транспорт йөртүчеләр исерек хәлдә руль белән идарә итүчеләргә карата җәза төрләре катгыйлануын онытмасыннар иде. Бу машина йөртүчеләргә дә ике елга кадәр иректән мәхрүм итү җәзасы яный. Шул ук вакытта хокук бозучыларга машина йөртү һәм билгеле бер төр эшчәнлек алып бару да тыела.

    Азнакай шәһәр прокуратурасы

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: