Азнакаево
  • Рус Тат
  • Игътибар үзәгендә – карабодай

    Беркөнне урамда очраган бер танышым: - Карабодай ярмасы алырга кибеткә кергән идем, беткән икән. Көн туса, яңа хәбәр. Юкса телевизордан быел республикада карабодай уңды, 17 мең тонна җыеп алынды дип сөйләгәннәр иде бит, ә еллык ихтыяҗ - 13,3 мең тонна, - дигәч, аптырап киттем. - Нәрсә, нәрсә, ләкин карабодайның бетүенә...

    Беркөнне урамда очраган бер танышым:
    - Карабодай ярмасы алырга кибеткә кергән идем, беткән икән. Көн туса, яңа хәбәр. Юкса телевизордан быел республикада карабодай уңды, 17 мең тонна җыеп алынды дип сөйләгәннәр иде бит, ә еллык ихтыяҗ - 13,3 мең тонна, - дигәч, аптырап киттем.


    - Нәрсә, нәрсә, ләкин карабодайның бетүенә һич тә ышанырлык түгел...
    - Сатучы: "Халык карабодайга бәя арта, килограммы 60-70 сумга җитә икән дип күпләп алып бетерделәр", - ди. Ышанмасаң, үзең тикшереп карыйсың инде, - дип җаваплады танышым.


    Үземә дә кызык булып китте. "Карабодай кризисы"ның асылына төшәргә ниятләп, шәһәрдәге дүрт сәүдә ноктасында булдым. Аларның берсендә генә әлеге ярма бар иде. Аның хакын күргәч, бер дә карабодай боткасы ашыйсы килми башлады. Элек килосын 27 сумнан алган ярма бүген килеп 63 сум тора!


    Киләсе елда әйбергә хаклар тагын арта дип сөйлиләр дигәч, бер әбекәй:
    - И, кызым, киштәләрдән теге яки бу әйбер югала, хаклар арта икән дип, кешедән күрмәк берничә ел элек тау-тау итеп диярлек ярмасын, башкасын җыйган идек. Аңа карап кына башкалар ач утырмады, кибетләрдә дә әйбер бетмәде. Ә мин исә күпләп алган товарны тавык-чебешкә ашаттым. Быел менә тагын хаклар арту турында сөйли башладылар. Пенсия килеп торса, ач булмабыз, быел, ашыгып, бер әйбер дә алмыйм, - дип җаваплады.


    - Бер кешедән бер, икенчесеннән - икенче төрле сүзләр ишетеп, шуны бер-беребезгә тагын да күпертеп сөйләү нәтиҗәсендә генә карабодайга хак күтәрелде дип уйлыйм. Аны шулкадәр беркем дә күп итеп ашамый ләбаса. Кеше коткыга бирелгәч, күпләп сатып ала башлагач, кибет хуҗалары моннан бик шәп кенә итеп файдаланып кала. Иткә бәя артмаганны, карабодайга бәя артты дип куркып утырыр чак түгел. Сугышлар булмасын да, илләр тыныч булсын, Ходай икмәктән аермасын, - дип сүзгә кушылды Гомәр абый.


    Исегездә булса, 2010 елда да карабодай бәяләре бер котырып алган иде инде. Ул елны моны корылык белән бәйләгәннәр иде. Быел исә корылык та юк... Шул ук елны, тоз бетә икән дип, күпләп тоз да алдылар. Аннан чират көнбагыш маена җитте...

    Монополиягә каршы федераль хезмәтнең республика идарәсе ул чакта тикшерү үткәреп, карабодай бәясен нигезсез арттырган биш сәүдә челтәренә 100 меңнән 285 мең сумга кадәр штраф чәпәгән иде. Быел да алар, үз сүзен әйтми калмас, шәт. Бераз гына сабыр итик.


    - Карабодай җитәрлек! Бер дә борчылыр урын юк. Бүген шәһәр-район кибетләрендә бөтен төр продукция бар. Халык бездә үзе ажиотаж тудыра. Базар икътисады дигән төшенчәне һәркем аңлый. Әгәр карабодайны күпләп алучылар саны әзәйсә, аңа хак та төшәчәк, - ди район башкарма комитетының территориаль үсеш һәм сәүдә бүлеге җитәкчесе Лариса Дәүләтшина.
    Шулай да, запас белән яшәү инде безнең канга сеңгән...


    Таңсылу САНИЕВА

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: