Азнакаево
  • Рус Тат
  • Җиңү паркында гадел хөкем аллеясы калыкты

    Шәһәребезнең йөзек кашы булган Җиңү паркын яшелләндерүдә шәһәр суды коллективы да өлешен кертте. Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан ачылган бу паркта без дә үз аллеябызны булдырдык. Үз кулларыбыз белән утырткан бу агачлар бик тиздән ныгып, тамыр җәеп китәрләр һәм Җиңүне данлап, бу дөньяда гадел хөкемнең генә тантана итүен дәлилләп, горур...

    Шәһәребезнең йөзек кашы булган Җиңү паркын яшелләндерүдә шәһәр суды коллективы да өлешен кертте. Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан ачылган бу паркта без дә үз аллеябызны булдырдык. Үз кулларыбыз белән утырткан бу агачлар бик тиздән ныгып, тамыр җәеп китәрләр һәм Җиңүне данлап, бу дөньяда гадел хөкемнең генә тантана итүен дәлилләп, горур кыяфәттә тирә-юньгә матурлык бөркеп утырырлар. Суд хезмәткәрләре барыбыз да менә шундый изге урында калыккан аллеяда урын алган агачларыбызның үсеп китүе, ягъни киләчәк язмышы өчен җаваплылык тоябыз.
    Судның матбугат хезмәте үзәге

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: