Азнакаево
  • Рус Тат
  • Грипптан иң ышанычлы чара – вакцина ясату

    Көзнең соңгы, кыш айларында гадәттә салкын тию авырулары көчәя, аларга грипп та килеп кушыла. Әмма белгечләр пациентларның еш кына бу авыруларны бутауларын әйтә. Грипп үзенең мәкерле булуы, ягъни кеше организмына аеруча зыян салуы (үпкә ялкынсынуы, бөер, йөрәк авырулары китереп чыгару) белән куркыныч, шуңа да бу чорда сәламәтлеккә аеруча игътибарлы булу...

    Көзнең соңгы, кыш айларында гадәттә салкын тию авырулары көчәя, аларга грипп та килеп кушыла. Әмма белгечләр пациентларның еш кына бу авыруларны бутауларын әйтә. Грипп үзенең мәкерле булуы, ягъни кеше организмына аеруча зыян салуы (үпкә ялкынсынуы, бөер, йөрәк авырулары китереп чыгару) белән куркыныч, шуңа да бу чорда сәламәтлеккә аеруча игътибарлы булу кирәк. Ә иң ышанычлысы - вакытында вакцина ясату. Быел районыбызга ул 15 мең 190 данә кайтарылган. Бүгенге көнгә 8 мең 724 кеше аны ясатып өлгергән. Аларның 3 мең 50се - сабыйлар һәм укучы балалар. Шулай ук куркыныч янаган төркемдәге өлкәннәребездән 3 мең 830 кеше вакцинация үткән.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: