Эпидемиологлар җәйге чорда ит ризыкларын кулланганда аеруча сак булырга чакыра. Республиканың бер аучылык хуҗалыгында алынган кабан итендә трихинеллез булуы ачыкланган. Трихинеллез - хайваннарда да, кешеләрдә дә була торган мәкерле авыру. Аның чыганагы күзгә күренми торган бик вак трихинелла селәүчене. Ул гадәттә дуңгызларда, атларда, күселәрдә, ә инде кыргый хайваннардан аю, кабан,...
Эпидемиологлар җәйге чорда ит ризыкларын кулланганда аеруча сак булырга чакыра. Республиканың бер аучылык хуҗалыгында алынган кабан итендә трихинеллез булуы ачыкланган. Трихинеллез - хайваннарда да, кешеләрдә дә була торган мәкерле авыру. Аның чыганагы күзгә күренми торган бик вак трихинелла селәүчене. Ул гадәттә дуңгызларда, атларда, күселәрдә, ә инде кыргый хайваннардан аю, кабан, төлке, бурсыкларда була. Терлек итен бары тик тиешенчә пешереп кенә ашарга, санитария-гигиена таләпләрен сакларга киңәш итә белгечләр.
Нет комментариев