Азнакаево
  • Рус Тат
  • Дөнья тулды шатлык-мәрхәмәткә

    Бөтен дөнья мөселманнарының зур бәйрәме булган Мәүлидин-Нәби - Мөхәммәд пәйгамбәр туган көнне Азнакайда да зурлап билгеләп үттеләр. Тантанага җөмһүриятебезнең якын-тирә район һәм шәһәрләреннән дә кунаклар килде. Мәдәният йорты фойесында аларны Бурлаы авылы үзешчәннәре халкыбызның милли киемнәрендә җыр белән каршы алды, балалар тәм-том таратты. Бәйрәм белән тәбрикләп, Азнакай муниципаль районы башлыгы...

    Бөтен дөнья мөселманнарының зур бәйрәме булган Мәүлидин-Нәби - Мөхәммәд пәйгамбәр туган көнне Азнакайда да зурлап билгеләп үттеләр. Тантанага җөмһүриятебезнең якын-тирә район һәм шәһәрләреннән дә кунаклар килде.

    Мәдәният йорты фойесында аларны Бурлаы авылы үзешчәннәре халкыбызның милли киемнәрендә җыр белән каршы алды, балалар тәм-том таратты.

    Бәйрәм белән тәбрикләп, Азнакай муниципаль районы башлыгы Марсель Шәйдуллин мондый чараларның республикабыз территориясендә яшүче барлык милләтләр һәм дин вәкилләре арасындагы дуслыкны ныгытуга ярдәм итүен билгеләп үтте.

    Тантананың олуг кунагы - татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин да бәйрәм уңаеннан азнакайлыларга иң изге теләкләрен юллады.

    - Мөхәммәд пәйгамбәр бөек зат булган. Һәр мөселман Коръән буенча аннан үрнәк алырга тиеш, - диде.

    Кичәдә изге китаптан сүрәләр яңгырады, видеороликлар, балалар катнашында уенлы-җырлы тамашалар күрсәтелде. Мондый хәрия чараларында еш катнашучы якташ җырчыбыз Булат Җиһаншинның чыгышы да ямь өстенә ямь булды.

    "Ярдәм" фондының попечительләр советы секретаре, шагыйрә Лилия Сәлахетдинованы да көчле алкышлар белән каршы алды зал. Физик мөмкинлекләре чиклеәнгән булуга карамастан, Лилия киң җәмәгатьчелек һәм иҗат эшчәнлеге белән шөгыльләнә. Ул милли ислам хәйрия фонды эшчәндлеге беләнтаныштырды һәм изге гамәлләр кылып яшәргә чакырды.

    Шулай ук күп санлы дини китаплар авторы Мәхмүт хәзрәт Шәрәфетдиновның пәйгамбәребез тормышы турында чыгышын да бик кызыксынып тыңладылар.

    - Милли һәм дини традицияләрнең яңаруы - ул рухи кыйммәтләребез чыганагы. Бу бәйрәмне без рухи-әхлакый культура тәрбияләү максатыннан гына түгел, ә традицион ислам диненең матурлыгын күрсәтү өчен дә оештырдык, - ди "Иман" мөслимәләр үзәге вәкиле Диләрә Шакирова.

    Бу көнне хәйрия ярминкәсе дә оештырылды. Аннан кергән акча шәһәребездәге күп балалы гаиләләргә ярдәмгә китәчәк. Кунаклар шулай ук учакта пешкән кайнар пылаудан, тәм-томнардан авыз иттеләр, мастер-класслар үттеләр, көнчыгыш матурлыгын өйрәнделәр, балалар өчен исә иҗади һәм уен зонасында күңел ачты.

    Айгөл ШАРИПОВА

    Фото aznakayevo.tatarstan.ru сайтыннан

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: