Азнакаево
  • Рус Тат
  • Чәч тәрбияләү

    Майлы чәчләр өчен *Чәч майлылыгын киметү өчен ачыган сөт тә кулланалар. Ачыган сөтне болгатып күпертәләр, баш тиресенә сылыйлар һәм бер сәгать тоталар. Аннан соң баш әйбәтләп юыла, ачыган сөт кабат баш тиресенә сөртелә. Бу юлы аны 5 ә минут тоталар да кабат чиста су белән чайкыйлар. Кавыктан арынырга теләүчеләргә *Чәч...

    Майлы чәчләр өчен
    *Чәч майлылыгын киметү өчен ачыган сөт тә кулланалар. Ачыган сөтне болгатып күпертәләр, баш тиресенә сылыйлар һәм бер сәгать тоталар. Аннан соң баш әйбәтләп юыла, ачыган сөт кабат баш тиресенә сөртелә. Бу юлы аны 5 ә минут тоталар да кабат чиста су белән чайкыйлар.
    Кавыктан арынырга теләүчеләргә
    *Чәч юарга 45 минут кала, чәч төпләренә ышкый-ышкый вазелин сөртегез. Аннан соң чәчне гадәти ысул белән юыгыз. Ләкин йомшак су һәм балалар сабыны яки бор-этил матдәләр кушылган сабын белән юу мәҗбүри. Я булмаса, 3 л сабынлы суга 1 йомырка сарысы, 1-2 балкашык бор кислотасы салынган эремә белән чайкагыз. Майлы да, кавыклы да чәчләр өчен ике рецепт: 1 өлеш кастор маена 10 өлеш календуланың спиртлы төнәтмәсен кушып болгатырга һәм баш тиресенә сөртергә. Коры чәчләр өчен әлеге матдәләр тигез өлешләрдә алына;
    10 г каен дегете, 20 г кастор мае, 100 г спиртны бергә кушалар. Барлыкка килгән катнашманы, баш юар алдыннан сөртеп, берничә сәгать тотарга кирәк.
    Чәч коелуны ничек туктатырга?
    *Чәч коелуга, гадәттә, я җәрәхәт, я кысан баш киеме кию, күп очракта витаминнар җитмәү, нерв тынычсызлыгы сәбәпче була. Чәч коелган очракта һавада яланбаш йөрү файдалы. Башка эсседән яки салкыннан зыян килергә тиеш түгел, әлбәттә. Чәч үсү өчен кирәкле витаминнар турында да кайгыртырга кирәк. Бигрәк тә яшелчә ашлары, арыш икмәге файдалы.
    Чәч коелуны туктатуның борынгыдан килгән иң нәтиҗәле, иң киң таралган ысулы - башны юганнан соң тирегә кычыткан төнәтмәсе сөртү. Төнәтмә болай ясала: бер аш кашыгы кипкән, вакланган кычыткан яфракларына 1 стакан кайнаган кайнар су салына, һәм, томалап бер сәгатьләп тотыла, сөзеп куела. Атнага 1-2 тапкыр баш тиресенә сөртелә.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: