Азнакаево
  • Рус Тат
  • Бәйрәмгә рәхим итегез!

    30 августта барлык азнакайлыларны һәм кунакларны Республика көне, Азнакай шәһәренә 25 ел тулуга һәм Нефтьчеләр көненә багышланган бәйрәмгә чакырабыз! Программада: * Сөембикә урамы буенча авыл хуҗалыгы оешмалары катнашында бәйрәм ярминкәсе - 8.00 сәгатьтә башлана; * район һәм шәһәр Мәдәният йорты мәйданында "Ачык һавада музей" һәм чәчәкләр күргәзмәсе - 13.00 сәгатьтә;...

    30 августта барлык азнакайлыларны һәм кунакларны Республика көне, Азнакай шәһәренә 25 ел тулуга һәм Нефтьчеләр көненә багышланган бәйрәмгә чакырабыз!
    Программада:
    * Сөембикә урамы буенча авыл хуҗалыгы оешмалары катнашында бәйрәм ярминкәсе - 8.00 сәгатьтә башлана;
    * район һәм шәһәр Мәдәният йорты мәйданында "Ачык һавада музей" һәм чәчәкләр күргәзмәсе - 13.00 сәгатьтә;
    * Мәдәният йорты белән "Юбилейный" стадионы арасындагы мәйданда татар халкының милли мәдәниятен чагылдырган ишегалды күренеше, ә кече сәхнәдә район сәнгать осталары концерты - 14.30 сәгатьтә;
    *"Юбилейный" стадионында бәйрәмнең театральләштерелгән ачу тантанасы, татар эстрадасының якты йолдызлары - Хәния Фәрхи һәм Зәйнәп Фәрхетдинова , Алабуга мәдәният һәм сәнгать училищесының "Кама таңнары" бию ансамбле, шәһәр һәм авыл үзешчәннәре катнашында зур концерт программасы - 16.00 сәгатьтә;
    * бәйрәм салюты - 21. 00 сәгатьтә;
    * "Релакс" клубында республиканың танылган ди-джейлары катнашында бәйрәм дискотекасы - 23.00 сәгатьтә.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: